Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә “Татарстан Республикасының һөнәри компетенцияләрен үстерү үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин белдерде.
Спикер "Профессионаллар" һөнәри осталык буенча чемпионатның төбәк этабын оештыручыларның төп бурычы " укучыларны максималь санда предприятие һәм оешма аша уздырудан" гыйбарәт, дип өстәде. Еш кына уку вакытында студентлар практикага килә һәм эшкә чакыру ала.
2024 елгы «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы бүген Татарстанда старт алды. Ярышлар 302 компетенция буенча март ахырына кадәр барачак.