Студент курьер булып эшләп уңышка ирешә алмаячак: ТРда дуаль системаны үстерергә чакырдылар

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Бу хакта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Ул көллиятләрне  сәнәгать ихтыяҗлары буенча  үзгәртергә кирәк, дип белдерде. "Бары тик белем бирүнең дуаль системасы гына (белем бирүнең теоретик өлеше белем бирү оешмасы базасында уза, ә практик өлеше - предприятиедә - иск. Т-и) булачак белгечләребезгә үз урынын табарга ярдәм итәчәк. Уку вакытында курьер булып  эшләп кенә ,  эшли башлагач һөнәри уңышларга ирешү авыр булачак ", - дип белдерде Коробченко.

Ул шулай ук билгеләгәнчә,  2030 елга кадәр хезмәткә яраклы  халыкның кимүенә карамастан, республикада 9 нчы сыйныф укучыларының  саны арта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International