Бу хакта эшлекле дүшәмбедә КИУның Түбән Кама филиалы җитәкчесе Илсөя Мезикова белдерде.
Спикер сүзләренчә, бу тенденцияне шәһәрнең барлык һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре билгеләп үтә. Әлеге проблеманы хәл итү юлы дип, яңа тулай тораклар төзү һәм ремонтлау дип саный Мезикова,
"Игътибар итәргә кирәк, безнең һөнәри уку йортлары тулай торакларында шартлар бик үк яхшы түгел, алар капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Бәлки, тиздән капиталь ремонт һәм яңа тулай тораклар төзү программасы эшли башлар», - диде ул.
Шулай ук, Мезикова сүзләренчә, бюджет урыннары күбрәк булсын өчен максатчан уку таләп ителә.
Филиал директоры ярдәм сыйфатында башлык стипендиясен һәм диплом эшләре конкурсын кайтарырга тәкъдим итте..