ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

1-9 нчы сыйныф укучылары  6 февральдән 4 мартка кадәр Учи.ру мәгариф платформасында узучы әйләнә-тирә дөнья һәм экология буенча бөтенроссия олимпиадасында катнаша ала.

Олимпиадада катнашу бушлай, әмма сайтта теркәлү яисә керү өчен логин һәм пароль кирәк.

Олимпиаданы узган укучылар диплом, грамота яки сертификатлар алачак, ярышлардан соң икенче көнне шәхси кабинетларга  кереп карап була. Укытучыларга һәм мәгариф оешмаларына рәхмәт хатлары җибәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International