2024 елның 9 һәм 10 февралендә Арча районының Г.Курсави ис. күппрофильле лицейда Татарстан Республикасында “Ел укытучысы- 2024” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының зона туры узды.
Кукмара, Биектау, Балтач, Арча, Әтнә һәм Теләче муниципаль районнары укытучылары “Ел укытучысы” һәм “Педагогик дебют” номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Жюри игътибарына дәрес фрагментлары һәм мастер-класслар тәкъдим итте.