Бүген Татарстанның тугызынчы сыйныф укучылары йомгаклау әңгәмәсен тапшыра

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Анда 44 меңгә якын укучы катнашачак, шул исәптән сәламәтлек  мөмкинлекләре чикләнгән  875 кеше.

Укучыларга  түбәндәге  биремнәр үтәргә кирәк:

Текстның өзекләрен кычкырып уку,

Укыган текстны  телдән сөйләү,

Тәкъдим ителгән темаларның берсе буенча монолог төзү,

Имтихан алучы  белән аралашу.

Имтихан   9.00 сәгатьтә башлана. Әңгәмә нибары 15 минут булачак , "зачет" өчен минималь балл - 10.

Йомгаклау әңгәмәсе БГИга  керүгә рөхсәт булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International