"Заманча мәктәп" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Яр Чаллының 95 нче номерлы балалар бакчасы "Профессия-родители!" консультация үзәгендә Балкыш проект офисы, "Б Р А В О" проекты фәнни-методик советы матбугат конференциясе оештырды . Конференция барышында консультация үзәкләренә кулланучыларны җәлеп итү максатыннан мәгълүмати кампания оештыру механизмнары турында фикер алыштылар. Утырышта катнашучыларның барысы да алга таба эшләү өчен документлар пакеты, тарату өчен материаллар һәм катнашучы сертификатлары алды.