Яр Чаллыда махсус торак фондында яшәүче ятим балаларның торакларының сакланышы тикшерелде

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Комиссия составына Татарстан Республикасының  Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре, Республика мөлкәт казнасы хезмәткәрләре, Чаллы шәһәренең гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге белгечләре керде. Барлыгы 78 торак урын тикшерелде.

        Комиссия эше барышында:

- наем килешүе буенча торак урыннан файдалануны һәм аның сакланышын тикшерү актлары төзелде,

- торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләр өчен бурычларны киметү буенча яллаучылар белән профилактик эш алып барылды,

- яллаучылар торак комиссиясенә алга таба хосусыйлаштыру максатында документлар пакетын формалаштыру мәсьәләсе буенча консультацияләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International