Казаннан Ильяс Сультеев һәм Даниэль Лифанов артекның төп бүләгенә ия булдылар

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

12-13 февраль көннәрендә Халыкара балалар үзәгендә  "Яңа гасырда- Артек"  сменасы тәмамланды. Дөньяны үзгәртергә мөмкин булган сүз көченә багышланган музыкаль-шигъри куелышта илнең төрле төбәкләреннән якынча ике мең укучы катнашты. Артекчылар арасында - Татарстан Республикасыннан 70 бала бар иде .

"Артек-Арена" га илнең барлык төбәкләреннән 2000 гә якын бала җыелды. Балалар  бергәләп Россия Федерациясе Гимнын башкарды.

Сүзләр төрле була : җылы, салкын, кыска, яңгыравык, тыныч... Әмма иң мөһиме - сүз көче, ул безнең әйләнә-тирәбездә дөньяны үзгәртергә сәләтле.  Тамаша нәкъ менә моңа багышланды. Матур яктылык һәм тавыш бизәлеше, яраткан җырлары,  артекчы актерлар  уены - болар барысы да "Аерылышу алдыннан очрашу"да һәр бала өчен онытылмаслык вакыйга булды

Традиция буенча балалар үзәгенең төп бүләге - "Звезда Артека" иҗтимагый билгесе тапшырылды.

Хушлашу тантанасы артекчылар  традициясе буенча ы: малайларның  кызларга дуслык йөзеннән гөлчәчәкләр бүләк итүе белән тәмамланды. Балалар яңа дусларына артекчы  исеменә лаеклы булырга һәм Балалар Илендә алган дуслыкны сакларга вәгъдә  иттеләр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International