Татарстанлыларны афишалар һәм плакатлар конкурсында катнашырга чакыралар

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы халкын «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең V сезонының иң яхшы афишаларын һәм плакатын  эшләүгә конкурсында  катнашырга  чакыралар. Конкурста катнашу өчен гаризаны  2024 елның 17 февраленә кадәр бирергә мөмкин («Конкурс афиш» вкладкасы - https://театраль еприволжье.рф/).

Анда 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге Идел буе федераль округында яшәүче гражданнарны чакыралар, дип яза ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Татарстан «Театраль Идел буе» фестиваленә бирелгән гаризалар саны буенча лидер булды.  Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 1 меңнән артык гариза килгән,  шуларның  371 е Татарстаннан .  Җиңүчеләргә  дипломнар, шулай ук истәлекле бүләкләр алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International