Чара бу өлкәләрдә үсә башлаучыларга һәм фикердәшләр белән танышырга теләүчеләргә файдалы булачак.
Программада - мастер-класслар, лекцияләр, воркшоплар, кофе-брейк, шулай ук бүләкләр тапшыру. Укырга килүчеләр алдында шәһәрнең ММЧ вәкилләре, PR-менеджерлар, маркетологлар һәм блогерлар чыгыш ясаячак.
Интенсивта катнашу өчен сылтама буенча гариза калдырырга кирәк. Сайлап алуны узган кешеләр белән оештыручылар Telegram да элемтәгә керәчәк.
Чара 22 февральдә 9:30 дан 19:00 сәгатькә кадәр «УНИКС» та ( адресы- профессор Нужин ур., 2 ) узачак.