Татарстанда «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк турының зона этабы дәвам итә. 12-13 февральдә Яр Чаллының 26 нчы гимназиясе Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе, Тукай районнарының 18 иң яхшы укытучысы каршы алды.
Башлангыч сыйныфлар, рус теле һәм әдәбияты, тарих, математика, информатика һәм физик культура укытучылары ике көн дәвамында дәрестә һәм мастер-классларда үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
Иң яхшы укытучылар - һәрвакыт новаторлар. Балалар дәрестән яңа белемнәр һәм хис-кичерешләр белән чыксын өчен, даими заманча методикаларны эзләргә, һөнәри яктан үсәргә кирәк. Нәкъ менә шундый укытучылар «Ел укытучысы» һәм «Педагогик дебют» номинацияләрендә катнаша. Конкурсантларга уңышлар телибез!
Зона турда җиңүчеләр 2024 елның мартында Казанда узачак финал ярышларында катнашачак.