Дәүләт хезмәткәрләре пэлектрон мактау тактасына кертү өчен кандидатура билгеләнде

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

2024 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов рәислегендә Татарстан Республикасы дәүләти гражданлык хезмәткәрләре электрон  мактау тактасына  кертү өчен кандидатны сайлап алу комиссиясе утырышы булды.

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының кадрлар бүлеге мөдире Анастасия Басова катнашты.

2023 елдагы эш нәтиҗәләре буенча министр урынбасарлары, министрлык коллективы тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең мактау тактасына ике кандидатура тәкъдим ителде: дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Фәридә Зәйнетдинова һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе бүлегенең әйдәп баручы консультанты Әлфия Кәримова. Сайлап алу процедуралары нәтиҗәләре буенча Әлфия Кәримова кандидатурасы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International