Татарстан Республикасы федераль бюджеттан укучыларны пилотсыз очкычларны эшләү, җитештерү һәм эксплуатацияләү өчен җиһазлар белән тәэмин итүгә 244,1 млн сумнан артык акча алачак. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акчалар "Үзебезнең пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру"федераль проектының 2024 ел башыннан гамәлгә ашырыла башлаган "Пилотсыз авиация системалары" илкүләм проекты буенча бүленәчәк.
Республика бюджетыннан шул ук максатларга 57,2 млн сумнан артык акча бүленәчәк. Җиһазлар 18 гомуми белем бирү мәктәбе һәм бер һөнәри белем бирү учреждениесе өчен сатып алыначак.