Россиядә остазлар өчен ике яңа конкурс барлыкка киләчәк : "Ел остазы" һәм "Быть, а не казаться !". РФ Дәүләт Советының 2023 елның декабрь азагында узган укытучы һәм остазның ролен һәм абруен күтәрү мәсьәләсе буенча утырышы нәтиҗәләре буенча Президент Владимир Путин йөкләмәләре исемлеге Кремль сайтында бастырылган.
"РФ Хөкүмәтенә "Россия - мөмкинлекләр иле" автоном коммерцияле булмаган оешмасы катнашында "Ел остазы" конкурсын үткәрүне тәэмин итәргә", - диелгән документта. Җаваплы итеп Премьер-министр Михаил Мишустин билгеләнде. Дәүләт башлыгына докладны 2024 елның 1 июленә кадәр тапшырырга тиешләр.