Педагогик династияләр

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Россиядә меңнән артык педагогик династия бар, аларның күпчелегенең гомуми укытучылар стажы берничә гасырдан артып китә.

«Белем бирү мохите» онлайн-программасының яңа чыгарылышы эфирында Россиянең педагогик династияләре вәкилләре үз гаиләләре һәм традицияләре турында, шәхси эш тәҗрибәсе турында сөйлиячәкләр, шулай ук укытучылар һөнәре белән тормышларын бәйләргә ниятләгән яшьләргә киңәшләр бирәчәкләр.

Программа эфирга Мәскәү вакыты белән 14 февральдә 15:00 сәгатьтә чыгачак.

Онлайн-программаны трансляцияләү Россия Мәгариф министрлыгының рәсми төркемендә, "ВКонтакте" социаль челтәрендә һәм "Россия мәгарифе" федераль порталында мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International