Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Студентлар фәнни берләшмәләренең III конкурсын башлап җибәрә, ул фән өлкәсендә университет проектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Финанслауның гомуми күләме - 100 млн сум. Проект Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Студентлар фәнни берләшмәләренең III конкурсы кысаларында 40 коллективка ярдәм итү планлаштырыла, аларның һәркайсы гамәлгә ашырыла торган проектка грант ала алачак:
1 млн сум күләмендә 20 грант;
3 млн сум күләмендә 10 грант;
5 млн сум күләмендә 10 грант.
Порталда финанс дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү өчен гаризалар кабул итү 28 февральгә кадәр ( сәг. 23:59 )дәвам итә.