Мастер-класслар һәм күрсәтмә чыгышлар форматында узган дәресләрне титуллы спортчылар - халыкара һәм бөтенроссия турнирларында җиңүчеләр Илья Кощеев, Маруф Закиров, Булат Галимов үткәрде. Алар яшь дзюдочылар өчен разминка, гимнастика һәм акробатика, группировкалану элементларын, шулай ук үзләренең төп алымнарын күрсәттеләр. Моннан тыш, атлетлар барлык укучыларны да өйрәнелә торган фәннәргә зур игътибар бирергә, төрле түгәрәкләргә йөрергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. Ачык дәрестә шулай ук физкультура укытучылары һәм башлангыч сыйныф укытучылары да катнашты.
Ун танышу дәресе нәтиҗәләре буенча укучылар дзюдоның беренче, ак поясын һәм курсның тәмамлануы турында сертификат алачаклар. Бүләкләү тантанасы март уртасында Россия дзюдо федерациясе вәкилләре катнашында узачак. Беренче поясны алганнан соң, теләүчеләр бу спорт төре белән теләсә кайсы секциядә яки клубта шөгыльләнә алачак.
“Минем беренче дзюдо поясы” федераль проекты 22 гыйнвардан 15 мартка кадәр Татарстан дзюдо федерациясе ярдәмендә оештырыла торган яңа дзюдо үзәге базасында гамәлгә ашырыла. Дәресләр 8.30-15.00 сәгатьләрдә Дзюдо үзәгенең өлкән тренеры Руслан Шиһабетдинов җитәкчелегендә уза.