Татарстан Республикасы Лисичанск һәм Рубежное мәгариф учреждениеләрен 16 млн сумлык уку әсбаблары җибәрде. Шул рәвешле, шеф-төбәк яңа Россия шәһәрләре мәктәпләренең барлык яшь категорияләре өчен кирәкле дәреслекләргә ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерде. Лисичанскка 11,5 млн сумлык , Рубежноега 4,5 млн сумлык дәреслекләр җибәрелде.
Моннан тыш, Татарстаннан шефлыкка алынган ике шәһәрнең мәктәп китапханәләренә Пушкин, Есенин, Толстой, Салтыков-Щедрин һәм башка бөек классикларның җиде йөзләп китабын тапшырды.