Тиздән үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен Ипподромная урамындагы бинада укыту-тренировка фатиры ачылачак, анда ремонт эшләре 71% ка тәмамланган.
18нче йортта балкаларны сүткәннәр һәм идәнне тулысынча үзгәрткәннәр, чөнки бүлмәләр төрле биеклекләрдә булган. Белгечләр барлык тәрәзәләрне алыштырганнар, стеналарны тигезләгәннәр, тышкы һәм тамбур ишекләрне урнаштырганнар. Хәзер инде эшчеләргә пандус урнаштырасы калган. Плитә салу, электр челтәрләрен монтажлау эшләре дәвам итә, дип хәбәр иттеләр Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә.