Йөздән артык кеше «Вожатский огонь» вожатыйлар мәктәбен ачуда катнашты. Алар арасында 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге студентлар һәм мәктәп укучылары бар иде.
Мәктәптә укулар өч программа буенча узачак. Курс онлайн-дәресләрне, лекцияләрне, практиканы һәм өй эшләрен үз эченә ала. Укуларны балалар лагерьларында һәм педагогия учреждениеләрендә эшләүче белгечләр үткәрәчәк, дип хәбәр итә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Оештыручы педагоглар өчен дә программа әзерләнгән. Курсларда төрле проектларны ничек булдыру һәм тормышка ашыру турында сөйлиячәкләр.
Вожатыйлар мәктәбен Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты карамагындагы «Ял» шәһәр үзәге оештырды. Курслар 2016 елдан бирле уздырыла, анда ел саен 150 дән артык кеше укый.