Фестивальдә кытай телен өйрәнүче укучылар, шулай ук Конфуция институты студентлары, Казанда Кытай Халык Республикасының Генераль консуллыгы вәкилләре катнашты.
Фестивальнең хөрмәтле кунаклары: Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Конфуция институты директоры Әлфия Аликберова, Кытай ягыннан Конфуция институты директоры И Янь Пинь.
Фестиваль иҗат остаханәсеннән башланды, анда Кытай фонарьлары, битлекләре, калиграфияләре, витраж рәсемнәре һәм «Дракон елы» иҗат эшләре күргәзмәләре тәкъдим ителде. Чай тантанасы кытай һәм татар чәе арасында батл стилендә узды.
Иероглифлар язу буенча Конфуция Институтының кытай калиграфиясе буенча мастер-класс танылган каллиграф, рәссам һәм магистрантлар фәнни җитәкчесе Тань Пэнцзянь онлайн-катнашында узды.