«Энерговесна» фестивалендә катнашучыларны ике яшь категориясенә бүләчәкләр - университетлар һәм мәктәп/көллият. Программада: рус, татар һәм инглиз телләрендә сораулар белән 11 интеллектуаль дисциплина, шулай ук дүрт белем бирү программасы, дип хәбәр иттеләр Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.
Укучыларны «Интеллектуаль дуэль», «Знатоки истории», «Литературный пентагон», «Дебаты», «Эрудит-квартет» һәм башка бик күп уеннар көтә. Лекцияләр командада эшләүгә, ачык чыгышларга, вакыт һәм стресс белән идарә итүгә, креатив фикерләүгә багышланачак.
Якын арада катнашуга теркәлү ачылачак. Нечкәлекләрне сылтама буенча белергә мөмкин.