2024 елда Россия югары уку йортларында максатчан укытуның яңа механизмын эшләтеп җибәрәчәкләр. Ул 2030 елга кадәрге чорга яшьләрне эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча яңартылган озак вакытлы программа кысаларында эшли башлаячак. «Татар-информ»га алда торган үзгәрешләр турында Татарстан Хезмәт министрлыгында сөйләделәр.
Уку йортлары һәм предприятиеләр арасында тотрыклы элемтәләрне җайга салу мөһим. 2024 елда Россия Федерациясе дәрәҗәсендә максатчан укытуның яңа механизмы кертелә. Аның төп яңалыклары шунда ки, максатчан уку турында шартнамә төзегән гражданинга кимендә өч ел хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча җаваплылык йөкләнә.
"Россия эше" платформасында һәм "Дәүләт хезмәте" порталында потенциаль эш бирүчеләр белән максатчан укыту турындагы килешүләр төзү буенча тәкъдимнәр урнаштырылачак. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга тиешле үзгәрешләр кертелде һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле карары проекты әзерләнде.
Хезмәт хакыннан тыш, яшьләр мәшгульлек үзәкләрендә аена 4,5 мең сум күләмендә матди ярдәм ала.