Салкыннарга бәйле рәвештә мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелергә мөмкин

2024 елның 16 феврале, җомга

Каты салкыннар булу сәбәпле, Татарстан мәктәпләрендә дәресләр булмаска  мөмкин. Синоптиклар якын көннәрдә һава температурасы 25 градустан -37 градуска кадәр түбәнәюен фаразлыйлар.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы искәртеп узганча, авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - минус 23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - минус 25, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - минус 27 градус, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында - 30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында - минус 32 градус булганда укулар булмый.

Моннан тыш, кышкы чорда ачык һавада физкультура  дәресләре, санитария нормалары һәм кагыйдәләре буенча, кече сыйныф укучылары өчен бары тик һава температурасы өч градустан да түбәнрәк булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаган очракта гына рөхсәт ителә, югары сыйныф укучылары өчен – җил секундына 6-10 метрдан артмаса һәм салкынлык минус 10 градустан  түбән булмаса.

ТР мәгариф һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар булганда җылылык белән тәэмин итү системаларының эшенә контрольне көчәйтергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International