Татарстанда «Ел тәрбиячесе -2024» исеменә конкурс сынаулары дәвам итә

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

«Иннополис мәктәбе» дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесенең мәктәпкәчә бүлекчәсе базасында «Ел тәрбиячесе-2024» һөнәри конкурсының зона этабы чаралары узды.

Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы муниципаль районнарыннан муниципаль этапларда җиңүчеләр ике чарада осталык күрсәттеләр.

Педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән таныштырды, театр уйнадылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында фикер алыштылар, су белән экспериментларда катнаштылар .

Март башында жюри зона этапларга нәтиҗә ясаячак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International