15 февральдә Мамадыш муниципаль районында ИТ-паркның филиал мәйданчыклары базасында ИТ-белгечлекләргә өйрәтү программасы ачылды. Программа Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән РФ Санлы икътисады милли проекты максатыннан муниципаль районнарда ИТ-эшкуарлыкны үстерүгә юнәлтелгән.
Уку модульләре сериясен ачу тантанасында Татарстан Республикасы муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры урынбасары Ләлә Бикчәнтәева, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Технопаркның муниципаль үсеш секторы җитәкчесе Аяз Сәрвәров катнашты.