Иннополиста шушы көннәрдә «Лига Форум» студентлар белем бирү форумының беренче сменасы старт алды. Барлыгы з сменада 1000 делегат катнашачак. Беренче сменада Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 370 студент катнашты. «Мөмкинлекләр лигасы» беренче сменасы вакытында студентлар түбәндәге треклар белән танышачак: арт, индустрия, спорт, инновацияләр, медиа лабораториясе.
2024 елда форум 13-26 февраль көннәрендә 3 смена форматында уздырыла һәм Иннополис университеты территориясендә югары белем бирү оешмаларын, Татарстан Республикасы һәм Россиянең һөнәри белем бирү оешмаларын берләштерә. Форумның төп векторларының берсе булып студентлар үзидарәсе органнары эшчәнлеген үстерү торачак.
«Лига Форум» 2014 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уздырыла.