Татарстаннан берничә мәктәп, көллият һәм техникум 2024 елда электрон аттестатлар һәм дипломнар булдыру буенча экспериментта катнашачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте карарында әйтелә.
Быел эксперимент яңа форматта узачак, аңа шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре дә җәлеп ителгән, диелә аңлатма язуында. Исемлек берничә йөз мәгариф оешмасы, урта һөнәри белем бирү, югары уку йортлары һәм өстәмә белем бирү уку йортларын үз эченә ала.
Эксперимент өч этапта узачак: 15 марттан 30 сентябрьгә кадәр цифрлы документлар формалаштыру механизмын һәм аларны “Дәүләт хезмәте” порталына (беренче һәм икенче этап) тапшыру механизмы эшләнәчәк, 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр әлеге реестрны тулы көченә эксплуатациягә кертү башланачак.