Татарстан Россиядә яшь галимнәр саны буенча алда бара

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Бу хакта ВДНХда «Россия» күргәзмә-форумында ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белдерде.

"Россиядә яшь галимнәрнең 40 проценты, бездә аларның 60 проценты. Бу безгә тынычланырга дигән сүз түгел, аспирантурага басым ясыйбыз. Аспирантура тәмамлаучылар - яшь галимнәр, фәнни җитәкчеләр - бу безнең өчен өстенлек булып тора ", - дип белдерде ул.

Моннан тыш, яшь галимнәргә ярдәм стартаплар аша алып барыла, дип билгеләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International