Казан укучыларына Татарстан һәм Россия сайлау системасы нигезләре турында сөйләделәр

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Казанда, 175 нче гимназиядә, "Киләчәкне сайлыйбыз" дигән парламент дәресе узды.

Спикер, ТР Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советы рәисе, Роман Беляков чыгыш ясады. Ул балаларга илнең һәм республиканың сайлау системасы нигезләре, һәр гражданның төп конституцион хокукы - сайлау хокукы, шулай ук яшьләр һәм беренче тапкыр тавыш бирүче татарстанлылар белән нинди эш алып баруы турында сөйләде.

Укучылар предметны бик яхшы белүләрен күрсәттеләр, сайлауларга 18 яшь тулу белән килергә ныклы теләкләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International