«Россия» Халыкара күргәзмә-форумының 75 нче павильонында Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Бөтенроссия халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Кузнецов башлангыч сыйныф укучылары өчен мәктәпләрдә бушлай кайнар туклану оештыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү турында килешү имзаладылар. Чара илкүләм казанышлар форумы кысаларында тематик Мәгариф көнендә узды.
Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов уртак эше һәм ведомствога системалы ярдәм иткәне өчен Бөтенроссия халык фронтына рәхмәт белдерде.
Россия Федерациясе мәгариф министры ассызыклаганча, Россия Мәгариф министрлыгы, төрле иҗтимагый оешмалар, сәяси партияләр һәм профильле ведомстволар вәкилләре мәктәпләрдә кайнар туклану сыйфаты мониторингын даими үткәрәләр. Кайнар линиягә килгән һәр шикаять тикшерелә .
Бөтенроссия халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Кузнецов килешү кысаларында илнең барлык төбәкләрендә ата-аналар өчен координация үзәкләре төзеләчәк, дип өстәде.