ТР Ел укытучысы – 2013 Россиянең иң яхшы укытучысы конкурсы финалында катнаша

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе
24 сентябрь Подольскида “Россиянең ел укытучысы-2013” бөтенроссия конкурсы ачылышы тантанасы узды.
Конкурс финалында төбәк конкурсларында җиңү яулаган 79 укытучы катнаша.
Конкурста Татарстан Республикасын Казанның Яңа Савин районы 143 нче номерлы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сергей Шадрин тәкъдим итә. Ул “ТР Ел укытучысы – 2013” конкурсының абсолют җиңүчесе.
Конкурс финалы Россия Федерациясенең ике субъекты территориясендә үткәрелә. Конкурсның ике туры Мәскәү өлкәсе Подольскийда, өченче тур Мәскәүдә уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International