«Төбәкләрдә соңгы кыңгырауны уздыру турында карар кабул ителде: 24-25 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 28 һәм 29 июньдә - диде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
«Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Россия Мәгариф министрлыгы җитәкчелеге, Россиянең барлык регионнары, Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы оешмалар вәкилләре катнашында программа узды.
Чарада педагогик династияләр вәкилләре, бөтенроссия һөнәри конкурслары призерлары, педагоглар, мәктәп укучылары, студентлар, ата-аналар катнашты.