Путин белдергәнчә, иртә һөнәри әзерлек программасы барлык РФ мәктәпләрен дә колачларга тиеш

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Бу хакта В.Путин Чиләбе өлкәсенең студентлар һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре белән очрашуда әйтте.

"Бурыч шундый: 6 нчы сыйныфтан башлап 11 нче сыйныфка кадәр мәктәп укучыларының 50% ы белән иртә профориентация буенча алдан эш алып барылсын", - дип белдерде Путин.

Шул рәвешле ул СССРның укыту-җитештерү комбинатларында югары сыйныф укучыларын укыту тәҗрибәсен кире кайтарырга тәкъдим иткән катнашучыларның берсенең соравына җавап бирде.

"Иртә профориентация буенча эш кирәк. Сез әйткәннәр - бу чыннан да Советлар Союзы чорыннан шундый уңай тәҗрибә", - дип билгеләде дәүләт башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International