Хөкүмәт һәм төбәкләр югары уку йортларын тәмамлаучыларны мәктәпкә җәлеп итү өчен конкрет тәкъдимнәр эшләргә тиеш. Бу хакта мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауга багышланган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
"Бер үк вакытта өстәмә стимуллар, мотивация уйларга кирәк, бүгенге педагогик вузларны, университетларны тәмамлаучылар нәкъ менә мәктәпкә эшләргә килсеннәр, үзләре өчен һөнәри карьера үсеше перспективаларын күрсеннәр", - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.