Кадерле дуслар!
Сезне Халыкара туган тел көне белән котлыйм!
Бөек Ватаныбызның иң төп байлыкларыннан берсе - анда яшәүче күпсанлы халыкларның тел һәм мәдәни мирасы. Илнең һәр почмагында кадерләп саклана торган туган телләр һәм диалектлар безнең уртак традицияләребезне аңлау ачкычы булып тора.
Туган телләрен үстерү һәм популярлаштыру белән шөгыльләнүче барлык кешеләргә - филологларга, культурологларга, тарихчыларга, тәрбиячеләргә һәм, әлбәттә, укытучыларга рәхмәтемне белдерәм. Сезнең ярдәмегез белән буыннар арасында мөһим бәйләнеш саклана, илебезнең тел төрлелеге саклана. Нәкъ менә телгә хөрмәт аша сез яшьләргә үзегезнең зур һәм кече ватаныгызга мәхәббәт тәрбиялисез.
Бүгенге көндә 43 төбәктә инде балалар бакчаларында туган телләрне өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудырылган, ә бөтен ил буенча мәктәпләрдә 3 миллионнан артык бала 70 тән артык туган телне өйрәнә. Моның өчен даими рәвештә яңартыла торган махсус программалар, дәреслекләр һәм методик материаллар эшләнде.
Сезгә уңышлар һәм иң яхшы теләкләр телим.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов