“Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү” программасы кысаларында 4085 мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалган. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча 2023 ел нәтиҗәләренә һәм 2024 елга планнарга багышланган Бөтенроссия штабы утырышы барышында хәбәр итте.
Сергей Кравцов Красноярск краен, Карелия Республикасын, Новгород, Рязань һәм Белгород өлкәләрен, Удмуртия, Мордовия һәм Калмыкия республикаларын лидерлар рәтендә билгеләп үтте.
Моннан тыш, Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы әйтүенчә, төзелеш программасы буенча 2019 елдан башлап 1344 мәктәп ачылган, шуларның 1229 ы төзелү һәм төзекләндерү юлы белән файдалануга тапшырылган. 2018 елдан башлап1676 яңа балалар бакчасы төзелгән.