Казанда берничә илдән килгән филологлар телләрне өйрәнү һәм укыту тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Катнашучыларны филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Эгей университеты профессоры Мостафа Онэр (Төркия, Измир), профессор Маһира Гусейнова (Әзәрбәйҗан, Баку), Бохара дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Отабек Носиров (Үзбәкстан, Бохара), Л. Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университетының филология факультеты деканы Ардак Бейсенбей (Казахстан, Алматы) сәламләде.

Семинар спикерлары сыйфатында төрле ил һәм югары уку йортлары галимнәре чыгыш ясады. Әлфия Йосыпова татар теле һәм әдәбияты кафедрасының 80 еллыгы уңаеннан аның тарихы һәм галимнәре белән таныштырды, Елена Оганова төрек теле буенча укыту-методик материаллар төзүгә яңа алымнар тәкъдим итте, Г. Алиева Әзербайҗан һәм татар телләрендә сузыкларның аерымлыклары турында, ә Р. Бакенов казакъ сүз ясалышын укытуда аксиологик якын килү турында сөйләде.

З. Р. Собирова үзбәк студентларының лексик күнекмәләрен формалаштыру процессында мобиль кушымталарны куллану тәҗрибәсен тәкъдим итте. Семинарда шулай ук Эльвира Денмөхәммәтова КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының туган телләре һәм мәдәнияте өлкәсендә стратегик тикшеренүләр үзәге эшчәнлеге белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International