Путин: Мәктәпләрдә тәрбия киңлекләре булдырырга кирәк

2024 елның 24 феврале, шимбә

Россия мәктәпләрендә тәрбия киңлекләре булдырырга кирәк. Бу тәрбия эшен формаль түгел, ә мавыктыргыч һәм кызыклы итәргә сәбәп була, дип ышана РФ Президенты Владимир Путин.

Мисалга ул балалар, ата-аналар һәм укытучылар ярдәмендә туган як тарихына, халкыбызның хәрби һәм хезмәт батырлыкларына багышланган күргәзмәләр үткәрә торган мәктәпләрне китерде. Шулай ук, балалар инициативалары һәм Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте үзәкләре ачыла.

Моннан тыш, Путин билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә балалар үзләрен фәндә, сәнгатьтә, уйлап табуда төрле юнәлешләрдә сынап карарга мөмкин булган киңлек булырга тиеш. Шуңа күрә актлар залларына, китапханәләргә капиталь ремонт ясау, түгәрәкләр, секцияләр, мәктәп театрлары өчен мохитне үстерү бик мөһим.

Ул төбәк хакимиятләрен мәктәпләрдә иҗади һәм волонтерлык үзәкләре, сәнгать остаханәләре булдыруга игътибар итәргә чакырды. "Болар барысы да, һичшиксез, безнең киләчәккә капитал салу, безнең балалар төрле яклы, гармонияле, күпкырлы кешеләр булып үссеннәр өчен", - дип йомгаклады Владимир Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International