Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2030 елга кадәр алдынгы инженерлык мәктәпләре булдыру проектын озайту хупланды, дип хәбәр итте Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко. Уртак финанслау күләме 2026 елга кадәр 60 млрд сум тәшкил итәчәк. Шундый 20 мәктәп сайлап алынган, алар инде яңа уку елыннан эшли башлаячак. Шулай итеп, алдынгы инженерлык мәктәпләренең бөтен системасы Россиянед 23 төбәгендә 50 югарө уку йортын колачлаячак.
Дәүләт тарафыннан финанслау да арта, быел әлегә узган ел белән чагыштырганда 12,6 млрд - 2,5 млрд.ка күбрәк бүлеп бирелгән.