Россия Мәгариф министрлыгы һәм “Бердәм Россия” партиясе уртак программасын гамәлгә ашыруның ике елы эчендә 4 меңнән артык мәктәп ремонтланган

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Киләсе 2024 елда Татарстанда “Бердәм Россия” халык программасы буенча ике мәктәп һәм бер мәктәпкә янкорма төзиячәкләр. Тагын алты уку йорты ремонтланачак. "Яңа мәктәп" партиясенең Татарстан Республикасындагы иҗтимагый советы рәисе, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова әйткәнчә, республикада быел барлыгы 8 мәктәп һәм өч өстәмә корпус төзү каралган, тагын 50 мәгариф оешмасында ремонт эшләре башкарылачак. Шулай ук авыл мәктәпләрендә спорт залларын яңарту һәм мәктәп ашханәләрен ремонтлау да планлаштырыла. Моннан тыш, 2024 елда Татарстанда 10 балалар бакчасы төзеләчәк, 20 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзекләндереләчәк.

Тулаем Россия буенча, “Мәгарифнең мәктәп системаларын модернизацияләү” программасы кысаларында 4085 мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалган. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча 2023 ел нәтиҗәләренә һәм 2024 елга планнарга багышланган Бөтенроссия штабы утырышы барышында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International