ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет максатлар һәм бурычларны гавами формалаштыру проектын тормышка ашыруга нәтиҗә ясаячак

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Министрлык гражданнарны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2023 елда халык белән төзелгән максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен җәмәгать фикер алышуларында катнашырга чакыра, алар 2024 елның 22 февралендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт (137 нче каб).

Исегезгә төшерәбез, Министрлык 2018 елдан башлап хакимият органнары максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша. Ел саен экспертлар һәм министрлык каршындагы иҗтимагый совет киләсе елга министрлык эшенең өстенлекле юнәлешләре буенча тәкъдимнәр пулы формалаштыра. Аннары тәкъдимнәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасында ачык тавыш бирүгә чыгарыла.

Тавыш бирүне исәпкә алып, экспертлар һәм Иҗтимагый совет фикерләре 2023 елга өстенлекле максатлар буларак түбәндәге максатлар һәм бурычлар сайланды:

1. Барлык гомуми белем бирү оешмаларында мәктәп спорт клублары булдырырга.

2. Педагогик юнәлешләр буенча максатчан укытуга кабул итү квоталары кысаларында белем алучыларның кимендә 65%ын эшкә урнаштыруны тәэмин итәргә.

3. Республика икътисады тармакларының ихтыяҗын ябу өчен эшче һөнәрләре, хезмәткәрләр вазыйфалары буенча һөнәри әзерлек программалары санын (тизләтелгән әзерлек) 450 дән 500 гә кадәр арттырырга.

4. Белем бирү оешмаларында балаларда һәм үсмерләрдә стресска каршы торучанлык формалаштыру буенча профилактик чаралар үткәрүне оештырырга.

5. Фән һәм технологияләр үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча тикшеренүләр һәм эшләнмәләр уздыру өчен финанслау күләмен ел саен 3 %ка арттырырга.

6. Конкурс (грантлар) механизмнары аша ярдәм итүне һәм стимуллаштыруны һәм елына кимендә 50 яшь галимгә премияләр бирүне тәэмин итәргә.

2023 ел дәвамында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан куелган максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру буенча көчәйтелгән эш башкарылды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International