«Россия» күргәзмәсендә «Мәгариф» тематик көне уза

2024 елның 18 феврале, якшәмбе

«Мәгариф» тематик көннең эшлекле программасын һәм «Мөһим сөйләшүләр: мәгариф өлкәсе» пленар сессиясен ачу ВДНХның 75 нче павильонда узды.

Чараларда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев, Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева, Россия төбәкләре башлыклары, мәгариф министрлары һәм илнең педагогик активы катнашты.

«Мөһим сөйләшүләр: мәгариф өлкәсе» пленар сессиясе барышында ведомстволар вәкилләре мәктәпләр төзү һәм капиталь ремонтлау буенча президент программалары, белем бирүнең барлык дәрәҗәләрендәге тәрбия программалары системасын үстерү, белем бирү процессындагы яңалыклар, сәнәгать өчен квалификацияле кадрлар әзерләүдә урта һөнәри белем бирү системасы казанышлары турында сөйләделәр.

Пленар сессиянең тантаналы чараларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты. Татарстан Республикасы Россия мәгариф системасының иң яхшы төбәкләренең берсе буларак рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Көн дәвамында кунакларны Россия Федерациясенең барлык төбәкләре вәкилләре, Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы оешмалар һәм тематик партнерлар катнашында программа көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International