2024 елның 21 февралендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» дип аталган халыкара конференция узды. 15 нче тапкыр уздырыла торган әлеге чарада илнең төрле төбәкләреннән, Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән укучылар һәм яшьләр катнашты. Конференциядә күтәрелә торган проблемаларга Казахстан, Төркмәнстан, Башкортостан, Мәскәү, Азербайджан, Кытай яшьләренең дә битараф калмавы игътибарга лаек.
Конференциянең ачылыш тантанасында катнашучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтның директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Заһри кызы Закирова сәламләде, алар яшь тикшеренүчеләргә зур фәнни ачышлар һәм конференция эшендә уңышлар теләде.
Конфренция эше 8 секциядә дәвам итте, мәктәп укытучылары өчен методик семинар оештырылды.
Чара Г.Тукай музеена экскурсия белән тәмамланды.