Бу хакта чәршәмбе көнне төбәкләрдәге мәгариф идарә органнары җитәкчеләре өчен Бөтенроссия киңәшмәсендә Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев әйтте.
Аның сүзләренә караганда, 2024 елда, үткәндәге кебек үк, Россиянең яңа төбәкләреннән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен, шулай ук чит илдә булганнар өчен, укуын туктатырга мәҗбүр булган һәм Украина белән чиктәш территорияләрдән чыгарылыш укучылары өчен имтиханнар үткәрүнең махсус форматы сакланачак.
- Имтиханнарны тыныч, сыйфатлы, тоткарлыксыз һәм хокук бозуларсыз уздырырга кирәк, - диде Анзор Музаев.
Имтиханнар Россиянең барлык 89 төбәгендә һәм 54 чит илләрдә узачак, 5,5 меңнән артык имтихан пункты оештырылачак. Анзор Музаев барлык төбәкләргә БДИ апробациясендә катнашырга тәкъдим итте, ул 5 мартта узачак.
Имтихан бирү кампаниясенә әзерләнгәндә имтихан пунктларында һәм аның янәшәсендәге территорияләрдә БДИ уздырган вакытта җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итүгә аерым игътибар биреләчәк.