Бу хакта РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев хәбәр итте.
"Без гомуми белем бирү оешмаларында мондый укуларны үткәрдек инде һәм аларны даими рәвештә уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек, - дип Бугаевның сүзләрен китерә ТАСС. - Моннан тыш, киләсе елдан алар бөтен ил буйлап мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына да, урта һөнәри белем бирү оешмаларына да кагылачак.
Исегезгә төшерәбез, Россия мәктәпләрендә беренче тапкыр өйрәнүләр 2023 елның 29-30 августында узды. Хәбәр итү системаларының төзеклеген, оператив хезмәтләр һәм террорчылыкка каршы комиссияләр белән багланышларны тикшерделәр.