Татарстан ремонтланган мәктәпләр саны буенча лидер-төбәкләр рәтендә

2024 елның 24 феврале, шимбә

Федераль штаб утырышында “Бердәм Россия” Генераль советы секретаре Андрей Турчак һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов гамәлдәге мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлау һәм төзү буенча президент программаларының үтәлеше турында фикер алышты.

«2422 мәктәптә ремонт төгәлләнде. Шуларның 1520 се федераль акчалар хисабына, 902 сендә төбәк бюджетлары акчалары исәбеннән. Ел нәтиҗәләре буенча иң күп мәктәпләр ремонтланган төбәк-лидерлар - Дагстан, Башкортстан, Чечен Республикасы, Якутия, Забайкалье крае, Төньяк Осетия, Мәскәү өлкәсе, Чувашия, Кабардино-Балкария, Ставрополь крае, Брянск, Курск өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Алтай крае ", - дип санап үтте Андрей Турчак.

Гомумән алганда, 2021 елда "Бердәм Россия" съездында старт бирелгән программаны тормышка ашыруның ике елы эчендә 4 меннән артык объектка капиталь ремонт ясалган.

Татарстанга килгәндә, 2024 елда республикада «Бердәм Россия» халык программасы буенча ике мәктәп һәм бер янкорма төзергә планлаштыралар. Тагын алты уку йорты ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International