18 февральдән 21 февральгә кадәр хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабы узды. Олимпиадаларда Казаннан, Чаллыдан һәм Татарстанның 33 муниципаль районыннан 274 укучы катнашты.
Мәктәп укучыларының республика олимпиадаларының төбәк этабы һәм йомгаклау этабы бер турда үтте, анда балалар язма биремнәр башкардылар, “Хокук” предметының төрле тематикалары буенча биремнәр чиштеләр. Олимпиадада юридик фәннәр кандидаты, “Ел укытучысы-2022” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында абсолют җиңүче, “Ел укытучысы-2022” Бөтенроссия конкурсы лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Илсур Җиһаншин җитәкчелегендәге компетентлы жюри эшләде.
Казан, Чаллы, Әлмәт, Аксубай, Апас, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Питрәч, Саба, Теләче, Чистай һәм Ютазы районнарыннан 109 укучы призерлар булды.