Хөкүмәт 2024 елга югары уку йортларында максатчан укуга кабул итү квоталарын раслады, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин үзенең урынбасарлары белән оператив киңәшмәдә. Киләсе уку елында 900 әзерлек юнәлешләренең яртысына карата максатчан урыннар санын арттырырга карар кылынды.
Максатчан укытуга барлыгы 145 мең урын бирелгән, бу 2023 елга караганда якынча 6 процентка күбрәк. Медицина белгечлекләре буенча бюджет урыннарының күп өлеше максатчан калачак. Барлык фәнни белгечлекләр буенча аспирантурада максатчан бюджет урыннары өлеше 35% тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, төбәкләр 22 яңа юнәлеш буенча белгечләргә ихтыяҗ турында белдерде, алар арасында фундаменталь һәм гамәли биология, наноинженерия һәм наноматериаллар юнәлешләре .